Шигырь белән авыргансың, терелмәссең инде, шәт…
Ләбиб Лерон
«Ләбиб һәр жанрда да үзен иркен хис итә. Шунысы әһәмиятле: шагыйрь балалар белән нәкъ аларча сөйләшә, дустанә аралаша. Шигырьләрендә, кечкенә шаян хикәяләрендә бернинди акыл сату юк, акыллы булып кылану юк. Ләбибнең әсәрләрендә бала үз дөньясын күрә, шатлана яисә үзенчә борчыла.»
«Ләбиб иҗатындагы төрлелек сәләтенең колачын күрсәтеп тора. Актив эшли ул, шигырьләр, хикәяләр белән бергә, замана әкиятләре тудырды, пародияләре белән дә танылып өлгерде. Курчак театрына да, миниатюралар театрына да җитешә, язучы үз стихиясендә әнә шулай иркен ачылырга тиеш.»
«Ләбиб — күпкырлы шәхес, төрле әдәби жанрларда иҗат итәргә омтыла. Әдәбиятта эпиграмма белән пародияләрне җанландырып та җибәрде. Талантының барлык ягын ачарга омтылсын иде.»
«Лирика эчке серләрсез, кеше алдында кычкырып әйтеп булмый торган сүзләрсез була алмый. Ләбибнең чын мәгънәсендәге иҗаты — аның лирикасындадыр.»
«Аның кагылмаган шәхесе юк. Бөтен жанрларда катнаша: пародия, шигырь, миниатюра, һ.б. Киңкырлы талантларны бик нык чәчелә, диләр. Ләбиб чәчелми, ул халыкка талантын чәчә.»